«Рыцарьлар турниры»: танып белү уен программасы (6+)

21 һәм 22 февральдә шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге күңелле «Рыцарьлар турниры» дигән көрәш-уенга чакырды. Очрашу 23 февраль бәйрәменә багышланды: чөнки рыцарь, беренче чиратта ватанны саклаучы.

рыцарский
IMG_20220222_103218
IMG_20220218_142135
IMG_20220218_141323
IMG_20220222_104951

Киләчәк ил сакчыларына «Рыцарьлар викторинасы», «Экипировка һәм корал», «Төнге күзәтчеләр», «Физәзерлек», «Туры тидер», «Ялга тукталганда» бәйгеләрендә сынаулар үтәргә туры килде. Һәр ярышта тапкырлык, зиһен һәм юмор хисен күрсәтергә кирәк булды. Әмма рыцарь хәрби фәннәрне генә белергә тиеш түгел, ул югары әхлакый һәм белемле кеше булырга тиеш. Балалар әдәби әсәрләр, халык мәкальләре һәм әйтемнәре буенча белемнәрен, шулай ук зәвыклык һәм әдәплелекләрен күрсәтә алды. 
Турнирда катнашучылар хөрмәт һәм дәрәҗә белән тәкъдим ителгән сынауларны җиңеп чыкты. Ярышлар азагында барлык яшь геройларны рыцарьлыкка алу йоласы һәм «гүзәл принцессалардан» котлау көтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: